news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарча шигырьләр, хикәяләр иҗат итүче яшьләрне «Глаголица»да катнашырга чакыралар

Эшләрне кабул итү 17 сентябрь көнне тәмамлана.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Татарча шигырьләр яисә хикәяләр иҗат итүче 10-17 яшьлек үсмерләрне «Глаголица» халыкара проект премиясендә катнашырга чакыралар.

Финалистларның әсәрләре чын китапта — Альманахта басылып чыгачак, конкурс эшләре республиканың балалар журналларында дөнья күрәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

120 катнашучы әдәби сменага юллама алачак. Алар Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Галиуллин, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах һ.б. Татарстанның танылган язучылары һәм шагыйрьләре белән остаханәләрдә катнашачак. «Әдәби һөнәрханә» дәресләрендә яңа юнәлешләр белән танышачак.

Бүләкләү фондында 36 электрон планшет, 36 кече китапханә, Гран-При ияләренә 8 Бәллүр ябалак бар.

www.glagolitsa-rt.ru сайтында теркәлү узарга һәм әсәреңне конкурска җибәрү сорала. «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе яшь язучыларны, шагыйрьләрне һәм тәрҗемәчеләрне көтеп кала.

www.glagolitsa-rt.ru сайтында «Глаголица» премиясенең нигезләмәсе белән дә танышу зарур. Сораулар белән glagolitsa-rt@yandex.ru оештыру комитетына хат язып, яисә +7 (843) 561-06-12 телефонына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Эшләрне кабул итү 17 сентябрь көнне тәмамлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100