Түбән Кама драма театры Чистай һәм Балык Бистәсендә ун спектакль күрсәтәчәк

Тамашачылар игътибарына «Калдырма, әни!» һәм «Шомбай маҗаралары» спектакльләре тәкъдим ителә.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Апрель ахырында Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры Татарстанның Чистай һәм Балык Бистәсе районнарында спектакльләр күрсәтә.

Театрдан «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, 26 апрельдә Чистайда тамашачылар ике спектакль карый алачак.

Аларның берсе — «Калдырма, әни!» спектакле. XXI йөз башкорт әдәбияты вәкиле Айгиз Баймөхәммәтовның шул исемдәге әсәрен Уфа режиссеры Редик Ганиев сәхнәләштергән.

Икенче спектакль — татар шагыйре, язучы Разил Вәлиевнең «Шомбай маҗаралары» әкияте. Режиссеры — Рафил Зәйнуллин.

Театр артистлары шушы ике спектакльне 27 апрельдә Балык Бистәсе тамашачыларына да тәкъдим итәчәк.

28, 29 һәм 30 апрельдә спектакльләр авылларда була. Әлеге районнарда барлыгы ун спектакль күрсәтеләчәк.