news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Габдулла Тукайның танылган фотопортретларын күрсәтәләр

Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Мин яңа кояш булам...» күргәзмәсе ачылды.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Мин яңа кояш булам...» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган. Бу хакта ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозициядә Габдулла Тукайның танылган фотопортретлары, шагыйрьнең үзе исән чакта 1910 еллар башында дөнья күргән беренче китаплары тәкъдим ителәчәк. Бу басмаларда иллюстрацияләр татар рәссамнары тарафыннан ясалган, әмма аларның исемнәре билгеле түгел.

Шулай ук күргәзмәдә хәзерге заман рәссамнарының әсәрләре, график эшләр, скульптуралар, Г. Тукай әсәрләре геройлары образлары, шагыйрьнең иллюстрацияле китаплары күрсәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100