Бүген игълан ителәчәк «Алтын битлек» премиясенә Әлмәт театры да дәгъва итә

«Көзге сере» спектакле алты номинация буенча «Алтын битлек» премиясенә тәкъдим ителгән.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Мәскәүдә «Алтын битлек» театр премиясен лауреатлары игълан ителә. Илнең иң дәрәҗәле премиягә дәгъва итүчеләр арасында Әлмәт татар дәүләт драма театры да бар.

Әлмәт театрының «Көзге сере» спектакле алты номинация буенча «Алтын битлек» премиясенә тәкъдим ителгән.

Спектакльнең авторы — Арсений Фарятьев (Мәскәү), режиссеры — Антон Федоров (Мәскәү), хореограф — Алинә Мостаева, ут буенча рәссам — Игорь Фомин.

«Алтын битлек» премиясенә Россия театрларында куелган 56 спектакль дәгъва итә.

Премияне тапшыру тантанасы онлайн күрсәтеләчәк.