Свердловск өлкәсендә мәктәп укучылары «Сөйкемле Шүрәле» бәйгесендә теләп катнаша

Бәйге хәзерге декоратив-гамәли сәнгатьтә халык традицияләрен саклау һәм үстерү буенча балалар һәм яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен ачыклау максатында оештырыла.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Габдулла Тукай әсәрләре буенча «Сөйкемле Шүрәле» XI Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсы ел саен конкурста катнашучылар арасында зур кызыксыну уята. Свердловск өлкәсе мәгарифендә этномәдәни (татар) компонентлы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары быел да конкурста актив катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Елдан-ел укучыларның эшләре призлы урыннар яулый. Быел конкурста Әҗигол мәктәбе, Әртә шәһәре округының Әртә-Шигер мәктәбе, Үрмәкәй авылының «Мирас» үзәге, Шөкүр авылының «Мирас» үзәге, Түбән Серга районының Васькино мәктәбе вәкилләре үз эшләрен тәкъдим итте. 

Конкурс 2020 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр түбәндәге номинацияләрдә уза: «Чигү», «Челтәр үрү», «Корамалы тегү», «Балчык, салам, тал чыбыгыннан, тукыма, агачтан ясалган кече форма скульптура халык уенчыгы» һәм башкалар.

Бәйге өч этапта үткәрелә: 1 нче этап — 2020 елның 1 апреленнән 20 апреленә кадәр; 2 нче этап — 2020 елның 21 апреленнән 12 маена; 3 нче этап — 2020 елның 15 маеннан 1 июненә кадәр үткәрелә.

Конкурсны Татарстан Мәдәният министрлыгы, «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге», Бөтендөнья татар конгрессы, «Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы», «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы оештыра.