Петербург Милләтләр йортында Равил Кудашев күргәзмәсе

Күргәзмәгә фоторәссамнең Ватан табигатен чагылдырган эшләре куела

(Санкт - Петербург, 22 апрель, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербург Милләтләр йортында 28 апрельдә фоторәссам Равил Кудашевның шәхси күргәзмәсе ачылачак.
Фоторәссам үз иҗатында Туган ил төшенчәсен георгафик киңлектән бигрәк күбрәк рухи мәгънәдә чагылдырырга омтыла. Туган җир белән һава кушылган урында очы - кырые булмаган киңлек барлыкка килә. Нәкъ шунда язмыш тәгәрмәче үз юлын башкара. Равил Кудашев йөрәге аша тарихи Нева һәм Русия Идел буе даласы мәдәнияте кисешеп үтә. Ул төшергән рәсемнәрне караганда күңелдәге тарихи хәтер яңара. Әйтерсең лә бу фоторәсемнәрдә мәңгелекне чагылдырган мизгел урын алган. Иген башагында, болытлар йөрешендә, суда чагылган яфракларда күңел эзләгән сорауларга җавап бар сыман. Осталык һөнәр булып калмасын, ә сәнгатькә әйләнсен өчен фотоларга шигъри "җан өрү" төп шарт. Равил Кудашевта әнә шул шигъри күрә белү сәләте бар. Гадәти нәрсәләрдә дә ул серлелек таба белә. Репортаж жанрында калырдай фоторәсемнәрне, кызыклы юл язмаларын ул шигырьгә, зирәк сүзгә әйләндерә. Аның осталыгы - гадилектә.