Мәскәүдә “Татар шамаиле: сүз һәм образ” дигән күргәзмә ачыла

Экспозициядә Идел буе традицион мәдәниятенең аерылгысыз өлеше саналган 70кә якын шамаил тәкъдим ителәчәк
(Мәскәү, 22 апрель, “Татар–информ”, Рафис Измайлов). Иртәгә Көнчыгыш Дәүләт музеенда “Татар шамаиле: сүз һәм образ” дигән күргәзмә ачыла.
Проектны Көнчыгыш музее Татарстан Фәннәр академиясенең әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм Мәрҗани фонды белән берлектә гамәлгә ашыра. Экспозициядә Идел буе традицион мәдәниятенең аерылгысыз өлеше саналган 70кә якын шәмаил тәкъдим ителәчәк. Алар арасында пыялада ясалган борынгы эшләр, Казанда XIX–XX йөзләрдә киң таралыш алган басма шамаилләр, шулай ук бүгенге көннәрдә әлеге традицион сәнгатькә мөрәҗәгать иткән профессиональ рәссамнарның эшләре бар.
Музейның матбугат хезмәтеннән “Татар–информ” агентлыгына хәбәр итүләренчә, бүгенге көн осталары В.Попов, Н.Нәкъкаш, Р.Шәмсутов, Ф.Гыйрфанов, С.Гыйләҗетдинов, Р.Насыйбуллов, Р.Сәлахетдинов, Р.Мөхәммәтҗанов, В.Ханнанов шамаилләре, шулай ук мәшһүр татар рәссамы Бакый Урманченың берничә график эше белән тәкъдим ителгән.