Башкалада “Тукай укулары” узачак

Быел ул “Тукай иҗатын өйрәнү проблемаларына бүгенге көн күзлегеннән караш” дигән темага багышлана
(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 24 апрель көнне Тукай музеенда традицион “Тукай укулары” узачак. “Тукай иҗатын өйрәнү проблемаларына бүгенге көн күзлегеннән караш” дигән темага багышланган укуларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, башкаланың югары уку йортлары галимнәре, язучылар, музейлар фәнни хезмәткәрләре, Казан мәктәпләре укытучылары катнаша.
Билгеле булганча, инде 15 ел дәвамында Тукай музеенда “Тукай укулары” оештырыла һәм үзенә татар зыялыларын, укытучыларны һәм укучыларны җәлеп итә. Соңгы елларда әлеге чара кысаларында шагыйрь иҗатын сөючеләргә “Г.Тукай һәм Г.Исхакый”, “Ауразия мәдәнияте һәм Г.Тукай”, “Г.Тукайның лирик шигырьләренең жанр үзенчәлеге”, “Г.Тукай һәм бүгенге көн”, “Г.Тукай җәмгыятьнең әхлак нигезләре турында: шагыйрь иҗаты ХХI йөз кыйммәтләре призмасыннан” һәм башка темаларга сөйләшүләр узды.
Билгеле булганча, агымдагы ел Россиядә Яшьләр елы дип игълан ителде һәм бу җәһәттән шагыйрь иҗатын өйрәнүче яшьләрнең фәнни эшләре дә игътибардан читтә калмаячак. Төгәлрәге, быелгы укуларда нәкъ менә яшьләр тарафыннан әзерләнгән чыгышларга зур урын бирелде, дип белдерә музейның матбугат хезмәте. Әйтергә кирәк, әлеге исемлектә Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт гуманитар-педагогика университеты студентлары, аспирантлары белән бергә, Яр Чаллы һәм Балтач районы мәктәп укучылары да бар.