Әлмәт картиналар галереясендә «Яңалыклар һәм традицияләр» күргәзмәсе ачылды

Ул Татарстан Рәссамнар берлегенең 85 еллыгына багышланган.

(Әлмәт, 22 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт картиналар галереясендә «Яңалыклар һәм традицияләр» күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә 133 экспонат тәкъдим ителгән.

Бу рәсем сәнгате генә түгел, ә скульптура да, шулай ук декоратив-гамәли иҗат та. Анда катнашырга 300 гариза килгән.

 Күргәзмә классик һәм яңа карашны үз эченә алуы белән уникаль, чөнки анда сынлы сәнгать аксакалларының гына түгел, ә Мәскәү һәм Санкт- Петербург югары сәнгать уку йортларын тәмамлаган яшь иҗатчыларның эшләре дә тәкъдим ителгән.