Яшел Үзәндә әлифба авторын искә алдылар

Анда Шакирҗан Таһирига багышланган фәнни-гамәли конференциядә 12 укучы матур язу үрнәкләрен күрсәтте.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында Шакирҗан Таһирига багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

«Авылның горурлыгы булган мәгърифәтче Ш. Таһири беренче рәсемле әлифбага нигез сала. 1914 нче елда, фонетика нигезендә, рәсемле әлифба бастырып чыгара. Шушы әлифбаны өйрәнү турында ул „Мифтахө бадъэ әл- тәгълим»не татар методик әдәбиятының беренче карлыгачы дип атарга мөмкин», дип сөйләде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнур Абзалина.

Шакирҗан Таһири әлифба авторы булу белән беррәттән, матур язу сәнгатенә юл сала. Кешеләр борын — борыннан матур хәрефләр белән язу турында хыялганнар. Шакирҗан ага, үз чиратында, матур язу күнекмәләрен үзләштерүне максат итеп куя. 1882 нче елда Петербургның сәнгать академиясендә имтихан тота һәм «Каллиграфия укытучысы» дигән диплом ала.

Бу конференциянең әһәмиятле булуын Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Мирхайдарова Әлфия Хәбир кызы билгеләп үтте.

Бу конференциядә «Ак калфак» оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Гөлинә Саттарова да катнашты. Чараның тәрбияви әһәмиятенә зур бәя бирде, шулай ук уку-укыту йортынында гореф-гадәтләрне, йолаларны кайтару һәм саклау өстендә зур эш башкарылуына тукталды.

Фәнни-гамәли конференциядә Яшел Үзән шәһәре һәм район авыл мәктәпләреннән 33 укучы катнашты. Аларга үз эшләрен күрсәтү өчен 4 юнәлештә темалар әзерләнгән иде. Практик яктан иң әһәмиятлесе мөгаен «Каллиграфия-матур язу» секциясе булгандыр.

12 укучы үзләренең матур язу үрнәкләрен текст белән эшләү барышында күрсәтә алды. Биредә Норлат урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Садиков Салаватка тиңнәр табылмады. Ул җиңүче булды. Башка юнәлешләрдә җиңүчеләр рәтендә шулай ук Акъегет, Түбән Урысбага мәктәпләре булды.