Актанышның Иске Богады авылында илле ел элек төзелгән клубны ремонтлаячаклар

Актаныш районына проектчылар килде.

(Актаныш, 22 март, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Филизә Сәлахова). 20 мартта Актаныш районына проектчылар килде. Бөтен җирне җентекләп карап чыктылар. Иске Богады авылындагы мәдәният йортын төзекләндерү ниятләнә. Ул 50 ел элек төзелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Проектчылар түбәгә үк менеп, барысын да җентекләп күзәтте. Тәкъдимнәр, фикерләр әйтелде. Сөйләшүдә район башкарма комитетының төзелеш бүлеге, социаль һәм агарту бүлеге, төзелеш оешмасы, авыл җирлеге, мәдәният йорты җитәкче-белгечләре катнашты.

2019 елда «Мәдәни мохит» төбәк проекты һәм «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда мәдәни билгеләнештәге алтмыштан артык объект файдалануга тапшырылган. Аларда төзелеш һәм ремонт эшләре шушы максатчан программалар нигезендә алып барылган.