news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәмсия Җиһангированың кызы әнисен бөек шәхес дип исәпли

Гөлназ Җиһангирова үзе дә шигырьләр яза. Җыр сәнгатен яратучыларга ул Гөлҗиһан исемле башкаручы буларак яхшы таныш.

(Казан, 22 март, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Шагыйрә, иҗатчы һәм гади хатын-кыз булуы белән дә Шәмсия Җиһангирова бөек шәхес. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә шагыйрәнең кызы Гөлназ Җиһангирова әйтте.

Кичә Татарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, журналист Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булды. “Гомерләр үтмәгән” дип аталган кичәдә Ш.Җиһангированың балалары, иҗатташ дуслары, әдәбият галимнәре, коллегалары катнашты.

“Әни - бик үзенчәлекле кеше, - ди Гөлназ Җиһангирова. -  Көчле рухлы, популяр, бөек шәхес булуына карамастан, ул гаиләдә һәрвакыт йомшак булып кала белә. Гаиләсе өчен җанын бирергә әзер кеше. Һәрбер уңышын безнең белән уртаклашып килде. Язылган шигырьләренең беренче укучысы без булдык. Мин кияүгә чыгып, гаилә корып яши башлагач, әни әсәрләрен телефон аша укый башлады. Һәрвакыт шигърият казанында бергә кайныйбыз”.

Гөлназ Җиһангирова үзе дә шигырьләр яза. Җыр сәнгатен яратучыларга ул Гөлҗиһан исемле башкаручы буларак яхшы таныш. Гөлназ И.Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятендә музыка укыта.

“Үземне белә башлаганнан бирле, безнең өйдә һәрвакыт музыка яңгырап торды. Йортыбызда һәрвакыт иҗат кешеләре кунакта була торган иде. Әти бик матур итеп баянда уйный иде. Мин музыка мәктәбендә укыганда, үзлегеннән фортепианода да уйнарга өйрәнде. Әтиебез Назыймның әни шигыренә язылган берничә җыры барлыгын да әле күптән түгел генә белдем. Музыкант буларак, әни шигырьләренә көй язарга яратам. Минем әзер музыкага да әни үзе сүзләр язган очраклар була”, - диде “Татар-информ хәбәрчесенә Гөлназ Җиһангирова.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100