Казанда Камал театры яны мәйданчыгында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәләр

2014 елда Нәүрүз республика бәйрәме статусын алды

 (Казан, 22 март, «Татар-информ», Екатерина Виславская). Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яны мәйданчыгында Нәүрүзне бәйрәм итү хөрмәтенә халык күңел ачу чаралары уза.

Шәһәр бәйрәме ТР Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, Татарстан халыклары ассамблеясе һәм республиканың Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырылган. Быел Нәүрүз, Май чабу кебек, республика бәйрәме статусын алды һәм шуңа ул ТР Хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.

Мәйданчыкта Татарстанда яшәүче халыклар диаспоралары тирмәләре, палаткалары, шулай ук сәүдә рәтләре урнашкан. Кайбер чатырларда милли ризыклардан авыз итәргә мөмкин.

Бәйрәмне рәсми рәвештә ачканчы, сәхнәдә милли иҗат коллективлары чыгышлары башланды. Шулай ук мәйданда уктан ату буенча мастер-класслар үткәрелә.

Бәйрәм “Нәүрүз сылуын каршы алу” театральләштерелгән тамашасы белән ачылды. Шулай ук сәхнәгә Татарстан Республикасының 11 төрки телле җәмгыять вәкилләре - яшьләр төркеме чыкты.
ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТР Президенты Аппараты хезмәткәре Евгений Ефимов, шулай ук ТР Халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Президенты Аппараты хезмәткәре, шулай ук ТР Халыклар ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров,Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Иран Ислам Республикасының ТР дагы Генераль консулы Рәсүл Шаян бәйрәм тантанасын ачты һәм казанлыларны сәламләде.

“Без тарихи күренеш – Нәүрүзнең Татарстан җиренә кайту чарасында катнашабыз. Бу еллар дәвамында милли-мәдәни автономия вәкилләре борынгы гореф-гадәтләрне һәм бу бәйрәм традицияләрен күз карасыдай саклады”, - дип билгеләп үтте Светлана Персова.

Николай Владимиров кунакларны төрки төркемнәрнең башка телләрендә сәламләде. Аны тамашачылар хуплап алды.

Бәйрәмне республикада яшәүче халыклар җәмгыятьләренең иҗат коллективлары, республиканың татар җыры йолдызлары дәвам итте. Халык күңел ачу бәйрәме “Татарстан – безнең уртак йортыбыз” номеры белән тәмамланачак.