news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге татар театрлар фестивале дәвам итә

Бишенче ел узучы быелгы фестивальдә 14 коллектив катнашачак.

Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге татар театрлар фестивале дәвам итә
tatar-congress.org

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Ульяновск шәһәрендә Барый Тарханов исемендәге татар театрлар фестивале дәвам итә. Һәр атнаның шимбә, якшәмбе көннәрендә Татар мәдәният үзәге театр сөючеләр белән шыгрым тула. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Төбәкара фестивальдә Татарстан һәм Чуваштаннан килгән коллективлар да чыгыш ясый. Бу атнада Чувашиянең Батыр районы Кыр бикшиге авылы халык театры Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык», ә Татарстанның Апас районы халык театры Г.Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай» спектакльләрен күрсәттеләр.

Тамаша азагында спектакльләрдә катнашкан һәр үзешчәнгә Диплом белән бергә Ульяновскида туып-үскән СССРның халык артисты Габдулла Шамуков турындагы китаплар да тапшырылды. Бишенче ел узучы быелгы фестивальдә 14 коллектив катнашачак. Ул 27 мартта, Халыкара театр көнендә тәмамланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100