news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада 23 февраль көнне үзенчәлекле күргәзмә тәкъдим ителәчәк

Руслан Ибраһимов үзен «чәчрәтеп рәсем ясаучы» дип атый, бу стильне ул үзе уйлап тапкан.

Түбән Камада 23 февраль көнне үзенчәлекле күргәзмә тәкъдим ителәчәк
tat.e-nkama.ru

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада «Бәйле рәссамнар җәмгыяте» иҗат берләшмәсе «Сүзләр һәм чәчәкләр» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итәчәк. Күргәзмә патриотизмга һәм аны гәүдәләндерүчеләргә багышланган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Руслан Ибраһимов «Монументаль рәсем сәнгате» белгечлеге буенча Новосибирск архитектура-сәнгать академиясен тәмамлаган. Руслан үзен «чәчрәтеп рәсем ясаучы» дип атый, бу стильне ул үзе уйлап тапкан.

Казан рәссамы Слава Зайцев картиналарны буяулар белән түгел, ә журнал кисәкләре, скрепкалар һәм ком белән ясый.

«Сергей Шойгу һәм Сергей Лавров Туган илне чын яратучылар үрнәге булып торалар. Мондый патриотизм һөнәри осталык һәм белемгә, үз көчеңә һәм үз эшеңә ышанычка нигезләнгән. Патриотизм безнең җәмгыятькә организмга иммунитет кебек кирәк», — диләр рәссамнар.

Вернисаж Халык иҗаты йортында 23 февральдә узачак.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100