news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада Җиңү көненә яңа һәйкәл куелачак

Монументларны яңарту да планлаштырыла.

Алабугада Җиңү көненә яңа һәйкәл куелачак
alabuganury.ru

(Алабуга, 22 февраль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). 9 майга Алабугада Хәтер мәйданында «Сугыш чоры балалары» һәйкәле кую планлаштырыла. Бу хакта шәһәр трибунасыннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Нургаянов хәбәр итте.

Моннан тыш, Поспелово һәм Черкасово авыл җирлекләрендә Бөек Ватан сугышына багышланган яңа һәйкәлләр барлыкка киләчәк. Монументларны яңарту да планлаштырыла.

Шулай итеп, Җиңү көненә кадәр Хәтер мемориалына ремонт ясалачак. Моннан тыш, авыл җирлегендә урнашкан 9 обелиск капиталь ремонтка, бишесе косметик ремонтка мохтаҗ.

Авыл җирлекләрендә барлыгы 33 Дан обелискы, стела, мемориаль комплекслар бар.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100