«Әдәби карта» бәйгесе җиңүчеләре арасында тукайлы да бүләкләнде

Беренче унлыкка кергән бүләкләнүчеләр исемлегендә районның Түбән Суыксу урта мәктәбенең туган тел укытучысы Затия Шакирова да бар.

(Тукай районы, 22 февраль, "Татар-информ", "Якты юл"). Узган елның май аенда «Мәгариф», шулай ук «Гаилә һәм мәктәп» журналлары «Әдәби карта» конкурсы игълан иткәннәр иде. Бәйгегә барысы бергә 200гә якын эш тәкъдим ителде. Бәйгегә нинди дә булса иҗади эш кабул ителде – иншамы ул, хикәя, эссеме – анысы мөһим түгел, бары тик татарча язылуы, текстның төпле фикере, авторның нәрсә әйтергә теләгәне булырга тиеш иде. Күптән түгел «Мәгариф» журналы «Әдәби карта» җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын Казанда үткәрде, дип яза җирле басма.

Тантаналы чара барышында жюри рәисе – Татарстан Республикасының халык шагыйре, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин, язучы, тарихчы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, шагыйрь, журналист Ленар Шәех чыгыш ясап, җиңүчеләрне тәбрикләп узды.

Конкурста катнашып, беренче унлыкка кергән укытучы, тәрбиячеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шунысы бигрәк тә сөенечле: беренче унлыкка кергән бүләкләнүчеләр исемлегендә районның Түбән Суыксу урта мәктәбенең туган тел укытучысы Затия Шакирова да бар.