Чирмешән баянчылары һәм гитарачылары “Кама мозаикасы“ фестиваль-конкурсында танылганнар

Балалар сәнгать мәктәбенең халык бүлеге музыкантлары Чистайда үткән“Кама мозаикасы“ X республика фестиваль-бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар.
(Чирмешән, 22 февраль,, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“). Чирмешән районының балалар сәнгать мәктәбенең халык бүлеге музыкантлары Чистайда үткән“Кама мозаикасы“ X республика фестиваль-бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.Халык уен кораллары – соло башкару номинациясендә Никита Михляев (гитара) һәм Илназ Галимов (баян) дипломант булдылар. Гитарачы Мансур Галәүтдинов һәм Камил Казаков - икенче һәм өченче дәрәҗәдә диплом ияләре. “Фантазия“ уен кораллары ансамблена икенче дәрәҗә лауреат дипломы тапшырылды, ә “Серебряные струны“ ансамбле дипломант булды.Яшь музыкантларны яхшы әзерләгәннәре өчен укытучылар Г. Сәлахова (гитара) һәм В.Юрин (баян) Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.