Cirque du Soleil, ягъни Кояш циркының Казандагы гастрольләре башланды

Дөньякүләм танылган циркның һәр чыгышы тамашачыны кабатланмас образлары, үзенчәлекле костюмнар төрлелеге, мавыктыргыч уеннары белән җәлеп итә

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Cirque du Soleil, ягъни Кояш циркы һәр чыгышы тамашачыны кабатланмас образлары, үзенчәлекле костюмнар төрлелеге һәм мавыктыргыч уеннары белән җәлеп итә. Бу юлы да ул Казан халкын һәм башкала кунакларын шоу-тамашасы белән таң калдырды.

1984 елда 20 урам артистыннан барлыкка килгән циркта хәзерге вакытта дөньяның 50 иленннән 1300ләп артист эшли. Казан шоусында Cirque du Soleilның 50 артисты чыгыш ясады.

“Dralion” - стиль һәм жанрларны, образ һәм стильләрне, төсләрне, легендаларны берләштергән тамаша. Аның һәр чыгышында этник мотивлар бар. Әйтик, шоу барышында яңгыраган музыка Андалусия, Африка, Үзәк Европа һәм Шәрык көйләре йогынтысында иҗат ителгән.

Шоуның төп персонажлары – Азала, Гайя, Океана, Яо. Алар һава, җир, су һәм ут стихияләренең илаһи зат кыяфәтендәге гәүдәләнеше. Образлардан Азала – һаваның чисталыгын күрсәткән сыек зәңгәр, Гайия – мул җирне гәүдәләндергән алтын-сары, Океана – суга хас үтәкүренмәле яшькелт һәм Яо – ут кебек кызыл костюмнарда. Сәхнәгә алар томан эченнән – серле һәм күзаллап булмаслык дөньядан килеп чыгып, сүзсез генә яшәеш кануннарын сөйли, биюләре белән бәян итә. “Dralion”дагы җырлар исә Кояш циркының уйлап табылган үз телендә башкарыла. Рух Көчен гәүдәләндерүче җырчы гүзәл затлар югарыда әйтелгән дүрт стихиянең абсолют гармониясен символлаштыра.

Тамашада, шулай ук, Бәләкәй Будда һәм чалыштырылган боҗралар эчендә яшәүче Кала да катнаша. Бәләкәй Будда – сайлап алынган бала. Ләкин аның кабатланмас сәләтләре һәм таланты югары көчкә, рух көченә ия булуда ярдәм итүенә карамастан, Бәләкәй Будда төшләрендә гап-гади бала булырга хыяллана. Кала исә боҗраның йөрәгендә яши, ә боҗра – вакыт һәм чиксез цикл символы. Боҗраны әйләндереп җибәреп, Кала вакыт агышын җайга сала – бу мәңгелек яшәеш-тормыш агышы...

Бәләкәй Будда ролен чыгышы белән Россиядән булган артист – Марина Воробьева уйный. Чалыштырылган боҗрада төрле акробатик номерлар эшләүче Кала – канадалы Джонатан Морин. Чыгыш ясый торган җайланмасын да, акробатик номерларын да ул үзе уйлап тапкан.

Тамаша азиатлар храмын хәтерләткән бина фонында барды. “Батутта сикерү” номерын башкаручы 4 артист әле аның диварларына тотынып, махсус киштәләргә басып калды, әле сикергән шәпкә өскә үрмәләде. Моннан тыш, батутта чыгыш ясаучылар шактый катлаулы акробатик номерлар башкарды.

Яктырту җиһазлары һәм декорацияләре белән бизәлгән бу “храм”ның авырлыгы 11 тоннадан артык. Ул 18 метр киңлектә һәм 8 метр биеклектә.

Тамашада халыкның кәефен клоуннар чыгышы күтәреп торды. Алар тамашачы янына төшеп, үзенә “ярдәмче” эзләде һәм уеннарында бөтереп алып кереп китте, күңелләрне җилкендереп алды.

Циркның иң үзенчәлекле өлеше – сәхнәгә “дралионнар” чыгу булды. Барлыгы 5 шундый “җанвар” сәхнәдә төрле күренешләр тудырды. Әйтик, 5нче “дралион” югарыда телгә алынган “храм” балконыннан “егылып төште”, берничә минут дәвамында алар барысы бергә сәхнәдә “алгы аякларын” күтәреп һәм башларын селкеп мавыктыргыч чыгыш ясады, хәер, моны сөйләп тә булмый – үзең барып күрү кирәк. “Дралион” костюмының авырлыгы 18 килодан артык. Аны берьюлы ике артист кия. Бер җанварны чагылдыру өчен 30 костюм элементы кулланыла.

Тамашачы күңеленә сикергечтән (скакалка) сикерүчеләрнең номеры да хуш килде. Бер-берсенең өстенә басып, бер төркем артист хасил иткән гаять зур “пирамида” сикергечне ике тапкыр сикереп чыкты.

Тамашада елан киемен хәтерләткән костюмдагы жонглер чыгышын, тагын әллә ниләр күзәтү мөмкинлеге булды.

Һәр чыгыш саен “Татнефть-Арена” боз сарае көчле алкышларга күмелде. Артистлар биргән уңай энергияне тамашачылар кул чабулар һәм сызгырулар белән, әйтерсең, арттырып кире кайтарды.

Цирк Казанда 1 мартка кадәр чыгыш ясаячак. Россиягә булган гастрольләрен артистлар Мәскәүдә төгәлләргә планлаштыра. Мәскәү тамашасы исә шоуны 6нчы марттан карый алачак.