Уфаның «Кунаксарай» сәүдә-ял итү үзәге кунаклар җыйды

Уфаның «Кунаксарай» сәүдә-ял итү үзәге кунаклар җыйды

(Уфа, 22 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфаның нәкъ үзәгендәге иң матур биналарның берсе – «Кунаксарай» сәүдә-ял итү үзәгендә кичә көндез, Халыкара туган тел көне уңаеннан, бик зур мәдәни чара булып үтте.

Республикадагы төрле милләт вәкилләре үзләре әзерләгән мәдәни программаны тәкъдим итте бу бәйрәмдә. Әлеге чараны әзерләүгә Башкортстандагы халыкларның милли-мәдәни үзәкләре зур көч салган. Алар һәрберсе үз милләтләре хакында мәгълүматлар язылган стендлар эшләгән һәм бу тантанага танылган сәхнә осталарын да, һәвәскәр артистларны да чакырган. Шулай итеп һәр милләт вәкилләре үз халыкларының җыр-моңнарын ишеттерү, мәдәни йолаларын күрсәтү мөмкинлеген алды.

Башкортстандагы татар милли оешмалары да әлеге бәйрәмгә ныклы әзерләнгән. Татар милли бизәкләре белән бизәлгән сәхнә түрендә республикада киң билгеле татар җырчылары да, әле исемнәре яңарак кына ишетелә башлаган башкаручылар да чыгыш ясады. Татар халык җырлары да, заманча эстрада әсәрләре дә уңышлы яңгырады бу бәйрәмдә. Тамашачылар да күп җыелган иде, алар артистларның чыгышларын көчле алкышларга күмде.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин «Кунаксарай» сәүдә-ял итү үзәгендә Халыкара туган тел көне уңаеннан быел тәүге тапкыр оештырылган шушы бәйрәм хакында фикерләре белән уртаклашып болай ди:«Әлеге башлангыч, һичшиксез, мактауга лаек. Бирегә бер урынга төрле-төрле милләт вәкилләрен җыеп, аларга үз халыклары сәнгатен һәм йолаларын күрсәтү мөмкинлеген бирү дөрес уйланган. Киләсе елларда да бу гамәл матур гадәткә әйләнсен, дип телисе генә кала. «Кунаксарай» үзәгендә яшьләр дә күп йөри, димәк алар да республикадагы төрле милләтләрнең үзенчәлекле мәдәнияте белән таныша. Моның өчен, махсус ниндидер концертка барасы да юк».

Башкортстанда Халыкара туган тел көненә багышлап, кичә башка урыннарда да, шул исәптән мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында да күп төрле мәдәни чаралар оештырылды. Татар җәмәгатьчелеге дә бу бәйрәмгә зур игътибар бирде. БР Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, киләсе елларда бу көн уңаеннан оештырыласы чараларны тагын да төрләндерергә һәм күбрәк халыкны җәлеп итәргә кирәк. Чөнки мондый чараларда һәр милләт үзенең ана теле проблемаларына игътибарны тәэсирлерәк юнәлтү мөмкинлеген ала.