Солтанмораттагы онытылмаслык очрашулар

Солтанмораттагы онытылмаслык очрашулар

(Уфа, 22 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы татар милли оешмалары вәкилләре һәм берничә язучы мәшһүр татар әдибе Галимҗан Ибраһимовның туган ягы – Авыргазы районында сәфәрдә йөреп кайтты. Күңелле вакыйгаларга бай булган әлеге сәфәрдә Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы хакында трилогия язган татар әдибе һәм галиме Суфиян Поварисов та катнашты.

Суфиян Поварисов әлеге заман әдипләреннән Г. Ибраһимов хакында шундый күләмле әсәр язган бердәнбер иҗатчы. Аның трилогиясенә «Пәйгамбәр таңы», «Күкнең җиденче катында» һәм «Оҗмахка бер адым» дип исемләнгән романнар керә. Аларны Суфиян ага Г. Ибраһимовның якын туганнарыннан берсе, Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче эшкуар Марат Сәетов ярдәмендә берничә ел элек китап итеп бастырып та чыгарган иде инде. Хәзер бу әсәрләр Татарстан китап нәшриятында да басыла. «Пәйгамбәр таңы» дигән беренче том инде дөнья да күрде. Бу китапның йөзгә якын данәсен Уфа кунаклары мәшһүр әдипнең туган ягына да күчтәнәч итеп алып килде.

Район үзәгендәге очрашулардан соң, татар милли оешмалары вәкилләре һәм язучылар Г.Ибраһимовның туган авылы Солтанморатка юл тотты. Биредә алар тәүдә урта мәктәпкә килеп, укытучылар белән укучылар оештырган күңелле очрашуда катнашты. Суфиян Поварисов мәктәпкә якташ әдипләре хакында Казанда яңа гына басылган китапларны бүләк итте һәм очрашуда катнашучыларга трилогиянең язылу тарихы турында кызыклы итеп сөйләде. Шушы әсәрләрне язарга әзерләнгәндә, Суфиян ага Солтанморатка дистәләрчә тапкыр килеп, урындагы халыктан классик әдип хакында бай мәгълүматлар туплый. Шуңа да бу авылда аны әллә кайчан инде үз кеше иткәннәр, һәрчак зур хөрмәт белән каршы алалар.

Мәктәптәге очрашудан соң, кунаклар Галимҗан Ибраһимовның музеена барды. Анда авыл халкы катнашлыгында шулай ук онытылмаслык мәдәни чара булып үтте. Татар оешмалары вәкилләре музейга Казаннан алып килгән татар китапларын бүләк итте. Ә Суфиян Поварисов исә «Пәйгамбәр таңы» китабын тапшырды.

Галимҗан Ибраһимовның Солтанмораттагы музее соңгы вакытта күп кенә кызыклы материаллар белән тулыландырылган. Анда әдипнең үзе хакындагы китапларның да өстәлеп торуы күңелле, әлбәттә. Бирегә килүчеләр саны да сизелерлек арткан. Чит төбәкләрдән килүчеләр дә мәшһүр әдипнең музеен күрергә дип махсус рәвештә бирегә сәфәр кыла. Шулай итеп музей юлына тузан төшми, димәк, Г.Ибраһимов хакында истәлекләр дә гел яңарып тора.