news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Милли мәдәният бердәм продюсерлык үзәге төзеләчәк

Чаллы татар дәүләт драма театры залында Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы бара.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Милли мәдәни кыйммәтләрне саклау максатыннан Татарстанда Милли мәдәният бердәм продюсерлык үзәге төзеләчәк.

«Бу безнең милли мәдәниятнең иң яхшы үрнәкләрен Россия һәм дөнья югарылыгына чыгарырга мөмкинлек бирәчәк», — диде Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Ирада Әюпова. Утырыш Чаллы татар дәүләт драма театры залында бара.

Мәдәният министры Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә Продюсерлык үзәге оештыру буенча тәкъдимнәр кертү йөкләмәсен бирде. 

Ирада Әюпова иҗат коллективлары булган концерт учреждениеләренә дәүләт заказы формалаштырганда үзгәрешләр булачагын әйтте. 

«Быелдан республика казанышы булган коллективларыбызның концертлары санын арттыруга юнәлтелгән дәүләт заказы формалаштырылачак», — диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100