news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәидә Мөхәммәтҗанованың «Җырларым» җыры клибында Муса Җәлилнең оныгы төшкән

Клипта герой шагыйрьнең оныгы Лиза Малышева скрипкада уйнаган.

Сәидә Мөхәммәтҗанованың «Җырларым» җыры клибында Муса Җәлилнең оныгы төшкән
Рамил Гали

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Голос» телепроекты финалисты, яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова герой шагыйрь Муса Җәлилнең «Җырларым» җырына клип төшергән. Клипта шагыйрьнең оныкчыгы — Лиза Малышева катнаша.

«Җырны Муса Җәлилнең туганнары бик ошатты. Мәскәүдә яшәп иҗат итүче композитор Радмир Шәйхетдинов клипны иң элек Муса Җәлилнең кызы — Чулпан Җәлилгә күрсәтүен һәм аның җылы кабул итүен әйтте. Оныкчыгы — Лиза Малышева Яңа елда Казанга кайткан иде. Форсаттан файдаланып, аны клипта төшәргә чакырдык һәм ул бик теләп ризалашты. Клипта ул скрипкада уйнады», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Сәидә.

Радмир Шәйхетдинов Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыренә көй язган һәм җырны Сәидәгә башкарырга тәкъдим иткән булган. «Дөрес, „Җырларым“ җырына көйне композитор Салих Сәйдәшев язган булган, әмма һәр кеше аны үзенчә кабул итә. Яңа җырның премьерасы Мәскәүдә узган Татарстанның мәдәният көннәрендә булды», — диде җырчы.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100