news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Грантка ясалган картиналар мәдәният министрлыгы коллегиясендә тәкъдим ителде

Чаллыда ТР мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе бара.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан бирелгән грантларга иҗат ителгән картиналар заявкалар нигезендә Татарстан музейларына һәм мәдәният учреждениеләренә тапшырылачак. 

Бүген ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы алдыннан иҗат эшләре күргәзмәсе ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга тәкъдим ителде.

Министрлыкның иҗат әһелләрен грантлар белән ярдәм итүе һәм аның беренчел нәтиҗәләре белән мәдәният министры Ирада Әюпова таныштырды. 

Чаллы татар дәүләт драма театры залында ТР мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе башланып китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100