Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновск өлкәсенең Карсун районында «Татар мәдәнияте» айлыгы ачылды
Бер ай дәвамында мәктәпләрдә, мәдәният йортларында һәртөрле очрашулар, иҗат кичәләре уздырылачак, күргәзмәләр эшләячәк.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең Карсун районында «Татар мәдәнияте» айлыгы ачылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Бүген башланган айлык 21 февраль Халыкара туган көнендә тәмамланачак. Бер ай дәвамында мәктәпләрдә, мәдәният йортларында һәртөрле очрашулар, иҗат кичәләре уздырылачак, күргәзмәләр эшләячәк.
Әлеге айлыкны ачу тантанасы СССРның халык рәссамы Аркадий Пластов исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә узды. Анда мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, мәктәп укучылары катнашты. Алар алдында җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, дин белгечләре чыгыш ясады.
Тарих фәннәре кандидаты А.Кобзев Сембер-Ульяновск төбәгендә ислам диненең торышы, тарихы хакында сөйләде. Сәнгать мәктәбе укучылары үз сәләтләрен күрсәтте. Өлкә татар автономиясе рәисе агымдагы елда халык санын исәпкә алу мәсьәләсенә тукталып, бу эштә актив катнашып бердәм татар милләте булып язылырга чакырды.
Ульяновск өлкәсенең Карсун районында гомер итүчеләрнең ун проценттан артыгы татарлар. Алар район үзәгендә һәм дурт авылда күмәкләшеп яшиләр. Һәр авылда да мәчетләр, берничәсендә балалар бакчасы, мәктәпләр эшләп тора. Районда моннан берничэ ел элек «Татар мәдәнияте айлыгы» уздыру матур бер гадәткә әверелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз