news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тубылда Татар мәдәнияте көннәре узачак

Татар мәдәнияте көннәре туган телне өйрәнү, татар халкының үзешчән сәнгать иҗатын саклау өчен үткәрелә.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Заболотьеның Тубыл районында 23 гыйнвардан Татар мәдәнияте көннәре узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Татар мәдәнияте көннәре Тубыл районында ел саен үткәрелә. Ул туган телне өйрәнү, татар халкының үзешчән сәнгать иҗатын саклау, балаларны һәм яшүсмерләрне татарларның үзенчәлекле мәдәниятенә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100