news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да «Үзгәреш җиле»нең Нью-Йоркта узган концерты турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

«Татар-информ»да «Үзгәреш җиле»нең Нью-Йоркта узган концерты турында сөйләшәчәкләр

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 гыйнварда, 11:00 сәгатьтә «Татар-информ»да «Үзгәреш җиле» татар җыры фестиваленең Нью-Йоркта узган концертына багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада катнашучылар:

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, «Үзгәреш җиле» проектының вокал буенча педагогы Винера Ганиева,

  • Татарстан Республикасының атказанган артиты, «Үзгәреш җиле» фетивале катнашучысы Алинә Шәрипҗанова,
  • Татарстан Республикасының атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россия Театр әһелләре берлеге әгъзасы Айдар Сөләйманов,
  • «Yummy Music Band» проекты вокалисты, «Үзгәреш җиле» фестивале катнашучысы Илгиз Шәйхразиев,
  • Казан филармониясе солисты, «Үзгәреш җиле» фестивале катнашучысы Әмир Әхмәдишин,
  • күпсанлы конкурслар лауреаты, «Үзгәреш җиле» фестивале катнашучысы Илнар Миранов.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100