news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама росгвардиячеләре 2 көн рәттән кибеттән ашамлык урлаган хатынны тоткарлаган

Хатын-кызны Урман урамында урнашкан кибеттә урлашу вакытында тоткарлаганнар.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада росгвардиячеләр ике көн рәттән кибеттән ашамлык урлаган хатынны тоткарлаган, дип хәбәр иттеләр көч ведомствосы матбугат хезмәтендә.

Кичә кич патруль хезмәте инспекторлары Урман урамында урнашкан кибеттә хәвеф сигнализациясе эшләве турында хәбәр алды. Урынга барып җиткән хезмәткәрләр, кибет администрациясенең касса аркылы ике мең сумлык товар урлап алып чыгарга теләгән 29 яшьлек кызны тоткарлавын белеп алган.

Күзәтү камералары язмаларыннан күренгәнчә, әлеге ханымның узган көндә дә кибеткә килүе ачыкланган. Ул чакта ук аның үз-үзен тотышы сак хезмәткәренә шикле тоелган булган. Видеодагы язмаларда, шул ук ханымның үткән көнне дә як-ягына карана-карана урланган ашамлыкларын киеме эченә яшереп, берни дә булмагандай, кибеттән чыгып китүе күренә.

Элегрәк тә караклык өчен хөкем ителгән хатынны тоткарлыйлар һәм алга таба тикшерү өчен полиция хезмәткәрләренә тапшыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100