news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген «Мирас» фестивалендә Илһам Шакировка багышланган симфоник поэма яңгыраячак

«Илһам Шакировка багышлау» симфоник поэмасының авторы - Ильяс Камал.

Бүген «Мирас» фестивалендә Илһам Шакировка багышланган симфоник поэма яңгыраячак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында композитор Ильяс Камалның Илһам Шакировка багышланган симфоник поэмасының премьерасы тәкъдим ителә. Музыкаль әсәр Нәҗип Җиһанов исемендәге V «Мирас» Татар музыкасы фестиваленең өченче концерты программасына кертелгән.

V «Мирас» Татар музыкасы фестивале концертлары Казанда 15, 18, 22 гыйнвар көннәрендә үтә. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе — Александр Сладковский. Арт-директор — Вадим Дулат-Алиев. Бүген буласы өченче концерт Салих Сәйдәшевның тууына 120 еллыгына һәм Җәүдәт Фәйзинең тууына 110 еллыгына багышлана. Дирижерлар — Ринат Халитов, Айрат Кашаев, Василий Валитов.

«Илһам Шакиров - халкыбызның мәшһүр шәхесе, әлбәттә, безнең өчен ул беренче чиратта бөек җырчы, шулай ук, җәмәгать эшлеклесе буларак та бик кадерле. Ул татар сәнгатен пропагандалауга бәяләп бетергесез зур өлеш керткән шәхес. Үз әсәремдә аның тормыш һәм иҗат юлының төп мизгелләрен сурәтләргә тырыштым, һәм, әлбәттә, аның легендар җырларына кагылмый үтми мөмкин түгел иде», - ди Ильяс Камал бүген яңгыраячак әсәре турында.

Композитор Ильяс Камал Илһам Шакиров башкаруындагы «Кара урман»ны халык җырлары интерпретациясенең эталоны дип саный. Шунлыктан бу җырны симфоник поэмага төп лейтмотив итеп алган. «Әсәрдә Илһам Шакиров үзе иҗат иткән җырлар да ишетелеп үтә», - ди ул.

«Илһам Шакиров иҗатына бала чактан ук гашыйк, җырларын тыңлап үстем, ул әнинең дә иң яраткан җырчысы. Бала чакта Петербургка гастрольләр белән килүен көтеп ала идек. Арабыздан китүе - тетрәндергеч хәл булды, аңа бөтен хөрмәтем һәм рәхмәтем - шушы «музыкаль багышлауда», - ди композитор.

  • Ильяс Камал - композитор, виолончелист, аранжировка остасы, дирижер. ТР һәм РФ композиторлар берлеге әгъзасы. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижеры, Татар дәүләт филармониясе солисты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100