Пензада Гафур Коләхмәтов исемендәге татар халык театры чыгыш ясый

Спектакльдә төп рольләрне татар мохтарияте башкарма комитеты әгъзалары башкара.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Пенза татарлары мохтарияте каршында Гафур Коләхмәтов исемендәге татар халык театры оештырылган. Киров исемендәге мәдәният һәм ял үзәге базасында атнага ике мәртәбә Галиәсгар Камалның «Банкрот» спектакле репетицияләре үткәрелә, дип хәбәр итә Пенза татарлары мохтарияте матбугат хезмәте.Спектакльдә төп рольләрне татар мохтарияте башкарма комитеты әгъзалары башкара.Хәзерге вакытта спектакльгә декорацияләр сатып алынган, костюмнар тегәләр.Театрның баш режиссеры Равилә Кучер сүзләренчә, премьера быелның язында булачак. Спектакльдән кергән акчага Пенза өлкәсе авыл театр коллективларына драма әсәрләре тупланган китаплар һәм методик әдәбият тапшыру күздә тотыла.