Дүртөйле районында татар телен укыту тәҗрибәсен өйрәнделәр

Башкортстанның Дүртөйле районында 2007 ел йомгаклары буенча сигез укытучы Россия Президентының 100 мең сумлык грантына лаек булган
(Уфа, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның байтак районнарында татар теле һәм әдәбияты укытучылары Россия Президенты грантына лаек булып тора. Күпчелек халкын татарлар тәшкил итүче Дүртөйле районында гына да, узган елгы йомгаклар буенча, өч мөгаллимә шушы абруйлы бүләккә лаек дип табылды.
Дүртөйле шәһәренең 4нче урта мәктәбе мөгаллимәсе Илсөяр Мостафина, Мәскәү авылы урта мәктәбе укытучысы Флүзә Низамова һәм Исмаел авылы урта мәктәбенең тәҗрибәле укытучысы Мәмдүдә Әхмәдуллиналар үз һөнәрләренә мөкиббән булулары белән лаек булды Россия Президенты грантына.
Нинди алдынгы алымнар кулланып шундый зур уңышларга ирешә соң бу укытучылар. Шушы сорауга җавап табу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен районның байтак татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре Исмаел авылы урта мәктәбенә җыелып киңәш корды.
Исмаел урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен менә 22 ел инде үз эшен яратучы һәм һәрвакыт эзләнүчән Мәмдүдә Флүр кызы Әхмәдуллина алып бара. Дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итү өчен, елдан-ел үз белемен дә камилләштерә килде ул. Аеруча танылган татар галиме Әхмәт Рәхимовның алдынгы укыту ысулларына өстенлек бирә ул бүгенге көндә. Шуның өстенә бик күп ярдәмче әсбапларны да куллана Мәмдүдә ханым. “Бигрәк тә җирле материалны файдалануга зур игътибар бирәм, - ди М. Әхмәдуллина. – Якташ язучы һәм шагыйрьләр Наҗар Нәҗми, Илдус Тимерханов, Мөдәрис Мөсифуллин, Фәния Габидуллиналарның әсәрләре дәресләрдә төпле өйрәнелә. Сөйләм телен үстерү юнәлешендә дә күп эшлибез. Бу максатта татар теле кабинеты өчен сюжетлы картиналар, терәк сүзләр бирелгән рәсемнәр, карточкалар, шигъри текстлар, викторина һәм бәйгеләр өчен сорауларны укучылар белән бергә туплыйбыз. Бу исә укучыларда туган телебезгә һәм әдәбиятыбызга зур хөрмәт тәрбияләүгә ныклы этәргеч”.
Мәмдүдә ханымның укучылары ел саен төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңеп чыга. Уфада да, Казанда да зур уңышларга ирешүчеләр югары уку йортларына имтихансыз да үтә хәтта. Былтыр шундый дүрт укучы Казан дәүләт университетына шулай керә алган. Мөгаллимә дәрестә биргән сабаклар белән генә чикләнми, ә сәләтле балалар белән аерым да шөгыльләнә, “Туган тел” түгәрәген дә алып бара. Моннан тыш үзешчән сәнгатькә дә зур игътибар бирә Мәмдүдә ханым. Ул җитәкләгән “Энҗеләр” фольклор ансамбле егерме ел инде уңышлы эшләп килә. Биредә онытылып барган әллә күпме милли бәйрәмнәребезне һәм йолаларыбызны тергезү өчен игелекле эшләр башкарыла.
Тәҗрибәле педагог, үзе кулланган алдынгы эш алымнарын киң тарату максатында, төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә дә еш катнаша. Күп кенә гыйльми мәкаләләре вакытлы матбугатта да еш басыла. Югары категорияле мөгаллимә, ирешкән уңышлары өчен, Россия, Башкортстан һәм Татарстан Мәгариф министрлыкларының Мактау кәгазьләре белән дә бүләкләнгән.
Әле узган киңәшмәдә төбәкнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләре өчен бәяләп бетергесез файда һәм тәҗрибә алып таралышты. Теләк һәм үҗәтлек булса, Башкортстандагы катлаулы шартларда да, ана телебезне һәм әдәбиятыбызны нәтиҗәле укытып була икәнлегенә тагын бер кат ныклы инанды алар.