“Татар-информ” фотохәбәрчеләре Мәдәният министрлыгы үткәргән бәйгедә җиңделәр

Казанда “Татар халкының этнографик бизәкләре” фотоконкурсына нәтиҗә ясалды.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Казанда Татарстан халыкларының Дуслык йортында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы үткәргән “Татар халкының этнографик бизәкләре” фотоконкурсында җиңү яулаган төрле төбәк фотохәбәрчеләрен бүләкләделәр. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы фотохәбәрчеләре Рамил Гали һәм Салават Камалетдинов та тәбрикләү чарасында бүләкләнде.

  • “Татар халкының этнографик бизәкләре” бәйгесе 2014 елдан башлап “Татар халкының милли бердәмлеген саклап калу (2014 - 2019)” дәүләт программасы буенча “Портрет”, “Традицияләр һәм гореф-гадәтләр” һәм “Үзешчән-гамәли сәнгать” номинацияләре буенча үткәрелә. Бәйге Татарстанда һәм республикадан читтә татар халкының традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу, үстерү һәм популярлаштыруга юнәлтелгән.

“Бүгенге сигез чарадан күңелемә иң хуш килгәне – шушысы. Әлеге бәйге барлыкка килгәч, күргәзмә эшләренең дәрәҗәсе нык артты. Бүгенге күргәзмәнең дә географиясе искитмәле киң. Әлеге күргәзмә теләсә кайсы чараның, шул исәптән чит илләрдәге кичәләрнең дә бизәге була ала дип мин бер шиксез әйтә алам”, - диде бәйгенең жюри әгъзасы, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының фотохәбәрчеләре Рамил Гали һәм Салават Камалетдинов әлеге бәйгедә “Фотография-документ” номинациясендә ярашлы рәвештә беренче һәм өченге урынга лаек булды. Рамил Гали “Уйна, гармун” һәм “80 еллар ахыры – 90 еллар башы” дип аталган фоторәсемнәрен, Салават Камалетдинов “Пенсия яше” дигән эшләрен тәкъдим итте.

  • Бәйгедә беренче урын яулаган фотографларга – 65 мең, икенче урынга – 45 мең, өченче урынга – 25 мең акчалата бүләк тапшырылды.