Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина татар әдәбиятын танытучы мобиль кушымталар кирәклеген әйтте

"Әлеге эшнең башында, әлбәттә, Татарстан Язучылар берлеге торырга тиеш", – диде шагыйрә.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина бүгенге “маңкорт буынга” татар шигъриятен һәм тарихын мобиль кушымталар аша танытырга кирәк дип белдерде. Ул бу хакта Казанда, Татарстан язучыларының Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышында әйтте.

Шагыйрә татар шигъриятенең соңгы елдагы казанышларына, актив авторларга һәм алар иҗатта күтәргән темаларга анализ ясаган. “Татар шигърияте, шөкер, үсештә. Әмма шигырь укый һәм аңлый алырлык укучы көннән-көн азая. Татар шагыйре бүген үз укучысын үзе булдырырга тиеш”, – диде ул.

Лилия Гыйбадуллина “затлы-татлы татар шигырен” укучыга җиткерү өчен заманның техник мөмкинлекләрен файдаланырга киңәш итте. “Шигырь укытам, милли әдәбият белән таныштырам, ахыр чиктә татар укучысын булдырам, тәрбиялим дисәң, бүтән юл юк”, – диде.

Шагыйрә сүзләренчә, бүген кешеләрнең кулында – смартфон һәм планшет. “Шулай икән, нигә әле татар әсәрләрен уку, татар тарихы белән танышу мөмкинлеге булган мобиль кушымталар ясамаска. Рус һәм чит ил әдәбиятлары бу мөмкинлектән файдалана, ә татарлар – юк”,  – диде ул. Әлеге эшнең башында, әлбәттә, Язучылар берлеге торырга тиештер дип уйлыйм, диде Лилия.

  • Лилия Гыйбадуллинна 1987 елда Актаныш районында туган. "Мин бәхетне күрәм!..", "Тынлык кайтавазы", "Кайту" шигырь җыентыклары авторы, халыкара рус-итальян "Бэлла" премиясе лауреаты, ТР Язучылар берлеге әгъзасы. Язучыларның 2018 ел йомгакларына багышланган җыелышта ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.