“Камал мәктәбе” ХХ гасыр татар зыялыларына багышланган спектакленең видеоверсиясен күрсәтә

Спектакль “Камал мәктәбе” проектында видеоверсиядә 23 декабрьдә 17.00 сәгатьтә тәкъдим ителә.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарның ХХ гасыр һәм XXI гасыр милли зыялылары бер залда Туфан Миңнуллинның “Хушыгыз” спектакле турында фикер алышачак. Спектакль “Камал мәктәбе” проектында видеоверсиядә 23 декабрьдә 17.00 сәгатьтә тәкъдим ителә.

  • “Хушыгыз” – алтмышынчы елларныкы дип аталган милли зыялылар буыны турындагы циклның ахыргы пьесасы. Трилогиянең "Миләүшенең туган көне" дигән беренче өлеше 1968 елда куелган. Җитмешенче еллар ахырында "Дуслар җыелган җирдә" куелган. Ә 1993 елда автор кайбер нәтиҗәләргә килү, кайбер нәрсәләр белән хушлашу турында уйлана.

“Камал мәктәбе” проектының кураторы Илшат Латыйпов “Татар-информ”га хәбәр итүенчә, тамашачы шушы спектакльдә катнашкан Ренат Таҗетдинов, Хәлим Җәләлов, Гөлсем Исәнгулова, Наилә Гәрәева, Наилә Ибраһимова, Айдар Хафизов белән очраша алачак.

Ә экспертлар итеп яңа буын татар зыялылары Йолдыз Миңнуллина, Руслан Айсиннар чакырылган. Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова һәм Туфан Миңнуллинаның кызы Әлфия Миңнуллина да катнашачак.

Икенче сезон дәвам иткән “Камал мәктәбе” проектында, ниһаять, беренче тапкыр режиссер, Станиславский исемендәге халыкара премия лауреаты Фәрит Бикчәнтәев тә катнашырга вәгъдә иткән.

Трилогиянең төп героинясы – Миләүшә. Аны сәхнәдә Нәҗибә Ихсанова һәм Наилә Гәрәевалар башкарды. Видеоверсиядә Наилә Гәрәева уйнаган видеоязма күрсәтеләчәк, оештыручылар моны ул версиянең сыйфатлырак төшерелүе белән аңлата.

  • "Камал мәктәбе" проекты кысаларында лекторийлар, мастер-класслар, ток-шоу форматында легендар спектакльләрнең видео язмалары күрсәтелә, экспертлар һәм тамашачылар белән әңгәмәләр уздырыла. Проектның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.