Башкортстаның Дүртөйле районындагы “Без кабызган утлар” клубы юбилеен билгели

Башкортстаның Дүртөйле районындагы “Без кабызган утлар” клубы юбилеен билгели

(Уфа, 21 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Дүртөйле шәһәре һәм районы мәдәният сараенда эшләп килүче “Без кабызган утлар” татар клубы үзенең истәлекле вакыйгасы хәстәрлекләре эчендә яши. Район һәм шәһәрнең сугыш һәм хезмәт ветераннары тарафыннан оештырылган шушы мәдәният учагына 25 ел тулды. Шушы уңайдан биредә бәйрәм кичәсе үткәрелде.

“Без кабызган утлар” клубын 1992 елда бер төркем татар агайлары һәм апалары оештырган иде. Ә бу тәкъдимне аларга Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәрфуга апа Әмирова тәкъдим иткән. Иң башта бу сәнгать төркеменә танылган җырчы-композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөфтәдин Гыйләҗев җитәкчелек итте. Аннан соң ветераннарның сәнгать җитәкчесе булып байтак еллар шулай ук үзешчән композитор Мөдәрис Морзаханов эшләде. Хәзерге көндә бу вазыйфаны талантлы яшь сәнгать белгече Индира Шәяпова тарта. Оста баянчы Әлдәм Нуретдинов исә биредә алыштыргысыз музыкант.

Хөрмәтле ветераннарыбызның чирек гасыр эшләүче клубы районда оештырылучы барлык мәдәни чараларда һәм сәнгать бәйгеләрендә ихлас катнаша. Анда милли җыр-моңнарыбызны бар күңеле белән яраткан утызга якын кеше даими йөри. Республика күләмендә үткәрелүче сәнгать бәйгеләрендә дә “Без кабызган утлар” клубы әгъзалары әллә күпме җиңүләр яулады. Сәнгать төркеме чыгышларын күршедәге Кушнаренко, Илеш, Чакмагыш, Яңавыл районнары тамашачылары да карап сокланды.

Клубның 25 еллык юбилее кичәсенә дә ветераннар бик җентекле әзерләнгән. Иң матур җырларын, спектакльләрдән өзекләрне сайлап матур репертуар туплаган алар. Кичә башланганчы, бирегә килүчеләр ветераннар әзерләгән кул эшләре күргәзмәсен карап кинәнде. Клубның яулаган җиңүләренә дәлил булган дипломнар, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары урнаштырылган альбомнар да тамашачылар игътибарына тәкъдим ителде.

Бәйрәм тамашасы сугыш һәм хезмәт ветераннары хоры башкаруындагы “Җиңүчеләргә дан” җыры белән башланып китте. Аннан соң клуб әгъзаларын юбилейлары белән район хакимияте башлыгы Равил Дәүләтов котлады һәм иң актив сәнгатькәрләргә бүләкләр тапшырды.

Кичә барышында кайбер спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде, матур җырлар башкарылды. Тантана азагында районның һәм шәһәрнең төрле ширкәтләре һәм оешмалары юбилеен билгеләгән клубка шулай ук бәйрәм бүләкләрен тапшырды.

“Без кабызган” утлар клубы коллективы үзенең бәйрәм программасын район авылларында һәм күрше районнарда да күрсәтергә җыена.