Сарман халык театры «Идел-Йорт» фестивале лауреаты булды

Сарман халык театры «Кыю кызлар» спектаклен Камал театры сәхнәсендә күрсәтәчәк.
(Казан, 21 ноября, «Татар-информ», Рузиля Мухаметова). Шамил Закиров исемендәге XIX «Идел-Йорт» театр коллективларының төбәкара бәйгесенең гран-приена Сарман районы мәдәният йортының халык театры ия булды. Камал театры сәхнәсендә 9 декабрь көнне шушы спектакль күрсәтеләчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.Сарман халык театры фестивальгә Таҗи Гыйззәт пьесасы буенча куелган «Кыю кызлар» спектакле белән катнашты. Режиссеры — Алинә Галиева. «Идел-Йорт» үзешчән театр коллективлары бәйгесенең беренче турында 250 театр коллективыннан 2 мең кеше катнашкан. Сайлап алу турлары Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә, Чистай, Әлмәт, Буа шәһәрләрендә, Әтнә һәм Теләче районнарында узган. Икенче турга 40 коллектив сайлап алынган.Йомгаклау этабында республиканың һәм регионнарның иң яхшы халык театрларының уникесе катнашкан. Финал турына чыккан коллективлар үз спектакльләрен 6 — 15 октябрь көннәрендә Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният сараенда күрсәттеләр.Сарман халык театры 1 млн сум приз белән бүләкләнәчәк. Бөтендөнья татар конгрессы «Идел-Йорт» театр коллективлары бәйгесенең гран-при иясе булган коллективка Россиянең бер төбәгенә гастрольләргә чыгу мөмкинлеге биреләчәген вәгъдә иткән иде.