«Хәзинә» галереясендә Харис Якуповның 100дән артык эше тәкъдим ителде

Экспозиция Татарстан рәссамының тууына 100 ел тулуга багышланган.
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Харис Якупов. Чор кешесе» күргәзмәсе ачылды. Анда аның 100дән артык эше тәкъдим ителгән. Күргәзмә рәссамның тууына 100 ел тулуга багышланган.Күргәзмәдә Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееннан, шулай ук шәхси коллекцияләрдән әсәрләр тәкъдим ителә.Харис Якуповның эшләре Татарстанда әһәмиятле вакыйгаларга атап язылган. Әйтик, «Герой-аналарны хөрмәтләү», «Иделдәге яз», «КАМАЗ чибәркәйләре», «Казан студентлары», «Татарстан алтыны».«Харис Якуповның сәнгате аша без тормыш агымын да, авылны да, дусларыбызны да, сугышны да, чит илгә карашны да күрәбез. Татарстанда ул игътибар итмәгән бер генә мәсьәлә дә юк иде», — диде Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева.«Әтинең иҗаты - ул аның бөтен гомере. Миндә әти ясаган портретым сакланып калды. Ул чакта миңа ике яшь иде. Балачакта миңа тәнкыйтьче булырга туры килде, әти һәрвакыт аның эшен бәяләвен үтенде, һәм мин һәрвакыт алар яхшы дип әйтә идем», — дип уртаклашты рәссамның кече улы, эшмәкәр Айдар Якупов.Харис Якупов 1919 елда Казанда туган. 1940 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлаган.Харис Якупов Ленин, II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Халыклар дуслыгы, «Почет билгесе», IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан АССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе,