news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Калеб» яңа буын җыены «Өчәү» дип аталган премьера тәкъдим итә

«Өчәү» — яшь прозаиклар Алинә Бикмуллина, Айгөл Абдрахманова, Райнур Әгъләметдинов әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән фрагментлар.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). «Калеб» яңа буын җыены 26 октябрь 18:30 сәгатьтә Кариев театрында «Өчәү» дигән премьера тәкъдим итәчәк.

«Өчәү» — яшь прозаиклар Алинә Бикмуллина, Айгөл Абдрахманова, Райнур Әгъләметдинов әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән фрагментлар.  

«Блогерлык җене кагылган үсмер малай. Каһвәдән башын югалткан яшь кыз. Язмышына оттырган карт. Алар безгә танышмы? Әллә бөтенләй читме? Карыйк та уйланыйк. Карыйк та гыйбрәт алыйк. Карыйк та сискәник. Карыйк та сорауларыбызга җавап эзлик… Табыйк», дип яза театрның матбугат хезмәте.

Режиссёр: Әминә Миндиярова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100