Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театры Санкт-Петербургка юл тота

26, 27, 28 октябрь көннәрендә артистлар төньяк башкалада яшәүчеләргә һәм шәһәр кунакларына ике спектакль тәкъдим итәчәк.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театры Санкт-Петербургка юл тота. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

26, 27, 28 октябрь көннәрендә артистлар төньяк башкалада яшәүчеләргә һәм шәһәр кунакларына ике спектакль тәкъдим итәчәк. Әлеге сәфәр Санкт-Петербургка гастрольләр һәм Халыкара театр Олимпиадасында катнашу кысаларында узачак.

Театрның әдәби бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 26 октябрьдә Ленсовет исемендәге театрның Кече залында Флорид Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме» спектакле (режиссеры — Олег Ханов) күрсәтеләчәк.

27, 28 октябрь көннәрендә Г.А.Товстоногов исемендәге Зур драма театрында тамашачылар игътибарына Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романына нигезләнгән «Зөләйха күзләрен ача» спектакле (режиссеры — Айрат Абушахманов) тәкъдим ителәчәк. Әлеге спектакль тамашачыларда зур кызыксыну уятты, аңа театр экспертлары югары бәя бирде, күп кенә театр фестивальләрендә катнашты. 2019 елда «Алтын битлек» Милли театр премиясе лауреаты булды.