"Пирамида" концертлар залында елның иң җанлы музыкаль чарасы - "Җанлы концерт" башланды

Концертны Айгөл Рәхимова ачып жибәрде.

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ", Эльвира Шакирова). "Татар радиосы"ның туган көненә багышланган чарада татар эстрадасының 30дан артык артисты инструменталь ансамбльгә кушылып тере тавышка җырлый. Концертны "Татар радиосы" ди-джейлары Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров, җырчы Эльмира Кәлимуллина һәм Г.Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин алып бара.

Оештыручылар тамашада вакыт белән сыналган дистәләгән хит яңгыраячак, дип вәгъдә итте.