Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Әдәби эскәмия" иҗат берләшмәсе балаларны күренекле шәхесләр белән таныштыра
Казанның 12 нче гимназиясендә чираттагы очрашу шагыйрь Ленар Шәех белән уздырылды.
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиясенең “Әдәби эскәмия” иҗат берләшмәсе ай саен гимназиядә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен сөючеләр өчен татар язучылары, шагыйрьләре белән эчтәлекле очрашулар уздыра.
Октябрь аеның көтеп алынган кунагы – күренекле шагыйрь, галим, журналист, “Татарстан китап нәшрияты” редакторы Ленар Шәех булды.
Кичә барышында “Җылытасы килә дөньяны” җыентыгы тәэсирендә 8-11 сыйныф укучылары шагыйрьнең популяр шигырьләрен укыды, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады.
Киләчәктә “Әдәби эскәмия” иҗат берләшмәсе Ленар Шәех иҗаты буенча китапнамә (буктрейлер) дә әзерләргә ниятли, дип хәбәр ителә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз