“Яңа Гасыр” радиосын зур үзгәрешләр көтә

Радионың иҗат коллективы РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче зыялы, актив милләттәшләребез өчен ана телендә төп мәгълүмат чыганагы булу бурычын куя

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе составына кергән “Яңа Гасыр” радиосы бүген Казанга караганда, Татарстан районнарында һәм чит өлкәләрдә күбрәк популяр. Соңгы вакытта компания җитәкчелеге радионың атамасында, аның программа сәясәтендә беркадәр торгынлык күзәтелүен таный.
Хәзер радиога элек биредә баш мөхәррир булып эшләгән Илнур Фәйзрахманов “яңа сулыш” өрергә тиеш. Ул телерадиокомпаниянең генераль директоры карары белән, 1 октябрьдән генераль директорның радио буенча урынбасары итеп билгеләнде.
“Без сыйфатлы мәгълүмати һәм музыкаль продукт тәкъдим итеп, заман тыңлаучысының ихтыяҗларына җавап бирүче радиостанция булдырырга телибез. Радионың иҗат коллективы үз алдына Казан һәм республиканың башка шәһәр-районнары, авыллары белән генә чикләнмичә, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче зыялы, актив, заманча мөстәкыйль фикерләүче милләттәшләребез өчен ана телендә төп мәгълүмат чыганагы булу бурычын куя”, - ди яңа җитәкче.
Телерадииокомпаниядән хәбәр итүләренчә, хәзер радионың тапшырулар челтәрен тикшерү бара. Анда яңа тапшыруларга, авторлык программаларына, белгечләр аңлатмаларына киң урын биреләчәк.