Этник аһәңнәр яңгыраячак “Европа-Азия” Х Халыкара музыка фестивале ачыла

Казанда 3 көн барачак сәнгать бәйрәмендә 15 ил музыкаль әсәрләре тәкъдим ителә

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген 18.30 сәгатьтә Татарстан башкаласының Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында “Европа-Азия” Х Халыкара музыка фестивале симфоник концерт белән ачыла. Иртәгә 13.00 сәгатьтә Казан Кремлендагы “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “МолОт тәкъдим итә...” дип аталганы кыллы квартет концерт концерты булып, 15.00 сәгатьтә ТР Милли музееның экспозиция залында “Точки, линии, зигзаги” исемдәгесендә камера музыкасы тәкъдим ителә. Халыкара фестивальның соңгы көнендә - 23 октябрь көнне чаралар янә Зур концерт залында уздырыла: 14.00 сәгатьтә “Робагыйлар” дигән камера музыкасы, 17.00 сәгатьтә Гала-концерт башлана.

Шул рәвешле, 3 көн барачак сәнгать бәйрәмендә 15 ил музыкасы яңгырый. Юбилей фестивале кунаклары булып Германия, АКШ, Бельгия, Болгария, Черногория, Израиль, Австралия, Япония, Вьетнам, Франция, Казакъстан, Армения музыкантлары килә. Илебезнең Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь шәһәрләре, Башкортстан һәм Бурятия Республикаларыннан да килүләре көтелә.

Бүген “Европа-Азия” Х Халыкара музыка фестивале уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгында матбугат конференциясе уздырылып, анда төрле илнең музыка сәнгате осталары – композиторлар, музыкантлар һәм дирижерлар журналистларның сорауларына җавап биреп, фикерләре белән уртаклашты.

ТР Композиторлар берлеге рәисе, фестивальның сәнгать җитәкчесе Рәшид Кәлимуллин мондый фикердә. Төрле мәктәп узган, төрле юнәлештә иҗат итүче төрле ил вәкилләрен бергә җыйган бу фестивальның, географик яктан караганда, Европа белән Азия очрашкан төбәк – Казанда үткәрелүе үзенчәлекле. Чөнки һәр кыйтганың үз йөзе бар, яңарыш булмый калмый, үзара элемтәдә торганда, дөньяның теге яки бу почмагындагы музыкаль яңалыкны белеп-ишетеп, музыка мәйданына нинди яшьләр килүен күреп тору мөһим, бу фестиваль шуңа җавап бирә, дип саный. “Бу үзебезнең Татарстан композиторларына да бик кирәкле, чөнки үз казаныңда гына кайнау үсешкә китерми. Язмада башкарылган әсәрне “тере” музыка белән чагыштырып булмый, аннан тәэсирләр бөтенләй башкача шул...” - дип белдерде Р.Кәлимуллин.

Болгария композиторы һәм пианисты, андагы милли радиосы журналисты Милен Панайотовны, татарлар белән болгарларның тамырлары бер булгач, биредәге милли аһәңнәр кызыксындыра икән. “Үзем традицияләр багланышына аеруча зур игътибар бирәм, болгар фольклорын җыеп-туплап, этник композиция яздым, фестивальда башкарачакбыз, килегез”, - ди. Германиядә яшәп иҗат итүче композитор һәм музыка белгече якташыбыз Илдар Харисов видео катыш интерактив музыкаль әсәр белән килгән, 3 робагыйдан үзе әсәр язып, “Робагыйлар” исеме белән тәкъдим итә, анда Равил Фәйзуллин шигырьләре дә, ничектер, урын алган. Армениядән Марлена Мош үз халкының борынгы җырларын әзерләгән һ.б. Шулай булгач, фестиваль үтә кызыклы һәм көтелмәгәнчә булырга охшаган.

“Төрле стильләр, этник төсмерләр катнашкан моның кебек фестиваль белән мактана алырлык дөньяның тагын бер төбәге бармы икән? Һәрхәлдә, без ишетер идек. “Европа-Азия” фестивале Татарстан Республикасының дөнья киңлегендә, музыка дөньясында визит карточкасы булып тора, чөнки шуның буенча безне таныйлар. Ә инде Идел буе төбәге яшь музыкантлары һәм композиторлары өчен – өйрәнү мәктәбе, үрнәк алу мәйданчыгы”, - дигән фикердә Илдар Харисов.

Матбугат конференциясендә катнашканнардан, мәсәлән, Вьетнам Композиторлар берлеге рәисе До Хонг Куан (ул Мәскәүдә профессор Альберт Леманда дистә елга якын белем алган), бирегә беренче килүем, фестивальда катнашу максатым – вьетнамны дөнья музыкасы киңлегенә чыгару өчен, белем туплау һәм тәҗрибә өйрәнү, ди. “СССР вакытында сезнең илдә белем алганнар, аннары минем чордашларым вьетнам классикасына нигез сала, чөнки бездә милли җырлар гына башкарыла, инструменталь музыка юк иде. Фестивальга өметләрем зурдан”, - ди композитор.