Тинчуринлылар Урмай тамашачысын яулады

Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылы мәдәният йортында К.Тинчурин артистлары “Мәхәббәт баскычы” спектаклен күрсәтте

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылы мәдәният йортында К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча Рәшит Заһидуллин куелышында “Мәхәббәт баскычы” спектаклен күрсәтте. Урмай, Чичкан, Тукай, Комсомол авылларыннан җыелган тамашачы спектакльне бик яратып кабул итте, тамашадан соң артистларны басып алкышларга күмде. Халык аларның кабат килүләрен сорады. Шул теләкне истә тотып, декабрь аенда К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры Урмайга кабат килергә вәгъдә бирде. Бу юлы алар нәниләргә әкият, өлкәннәргә Исламия Мәхмүтованың “Син бит минем бергенәм” мелодрамасын алып киләчәкләр.