Марко Мюллер: “Без “Алтын мөнбәр”гә Венеция премьераларын алып килә алабыз”

Венеция кинофестиваленең директоры Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашканнан соң әнә шулай дип белдерде
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашканнан соң Венеция кинофестивале директоры Марко Мюллер журналистларга “Алтын мөнбәр” мөселман киносы фестиваленнән алган хис-кичерешләре хакында сөйләде.
“Мин “Алтын мөнбәр” фестивале программасында катнашучы фильмнарның 80 процентын диярлек карадым. Мин бу фестиваль инде төшерелгән фильмнарны билгеләү ягыннан гына түгел, ә төрле яңа идеяләр һәм карашларның циркуляциясе күзлегеннән дә кызыклы итеп оештырылган дигән фикердә торам. Без “Алтын мөнбәр”гә Венеция премьераларын алып килә алабыз”, - дип белдерде Марко Мюллер.
Белешмә өчен. “Алтын мөнбәр” IV Халыкара мөселман киносы фестивале 16-22 октябрь көннәрендә үткәрелә. Конкурс программасына барлыгы 35 эш (шуларның 10сы – тулы метражлы, 13е – документаль, 12се кыска метражлы картина) сайлап алынган. Фестиваль быел Татарстан кинематографистлары төшергән кыска метражлы “Нәгыймә” картинасын күрсәтү белән башланды.
Венеция кинофестивале 1932 елдан бирле үткәрелә. Беренче фестивальдә Герта Гарбо, Клар Гейбл һәм Виттрио де Сика катнашты. 2008 елда 65нче кинофестиваль узды, анда режиссер Алексей Герман “Бумажный солдат” фильмы өчен “Көмеш арыслан” премиясен алды. Картинаның операторлары Максим Дроздов һәм Алишер Хамиходжаев иң яхшы оператор эше өчен “Озелал” премиясенә лаек булды. Быел Венеция кинофестивалендә 49 нәфис фильмның премьерасы булды. Рәсми конкурс программасында 21 фильм катнашты.