“Әкият” курчак театры премьера әзерли

“Старая сказка” әкиятен Мытищи курчак театры режиссеры Сергей Железкин сәхнәләштерә
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). “Әкият” Татар дәүләт курчак театры Борис Шаргинның “Старая сказка” дип исемләнгән әкияте буенча спектакль сәхнәләштерә. Театрдан алынган мәгълүматларга караганда, аны Мытищи курчак театры режиссеры Сергей Железкин куячак. Хәзерге вакытта спектакльгә курчаклар тегү, декорацияләр ясау эше бара. Спектакльнең премьерасын нәни тамашачылар 12 гыйнварда күрә алачак.
Моннан тыш, театрда янә ике премьера өстендә эш алып барыла. Шагыйрь Ренат Харисның “Абай-бабай аланы” һәм Самуил Маршакның “Усатый-полосатый” әсәрләре буенча куелган спектакльләр тамашачылар хөкеменә шулай ук яңа ел бәйрәмнәреннән соң тәкъдим ителәчәк.