Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Монголиягә иҗади сәфәргә җыена

Улан-Батор шәһәрендә узачак “Дуслык ае” дигән чарада ансамбль репертуарындагы иң яхшы номерларны тәкъдим итәчәк
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). 27 октябрь көнне Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Монголиягә гастрольләргә юл ала.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясеннән алынган мәгълүматларга караганда, ансамбль Улан-Батор шәһәрендә үткәрелә торган “Дуслык ае” дигән чарада репертуарындагы иң яхшы номерларны тәкъдим итәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ансамбльнең сәфәре Монголия белән Россия арасындагы тынычлык һәм дустанә мөнәсбәтләрне ныгыту нигезендә ел саен үткәрелә торган айлык кысалары уңаеннан оештырыла.