Башкортстан филармонияләре иҗат мизгелен башлады

Уфада зур сәнгать бәйрәме башланып китте
(Уфа, 21 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада зур сәнгать бәйрәме башланып китте.
Башкортстандагы биш филармония коллективлары икенче тапкыр инде иҗат мизгелен Уфадагы фестиваль белән ачып җибәрә. Быел бу бәйрәм Башкортстан дәүләт филармониясенең 70 еллыгына багышлана.
Сәнгать бәйрәмен Башкортстан дәүләт филармониясе ачып җибәрде. Аннан соң Сибай шәһәре филармониясе үзенең яңа программасын тәкъдим итте. Аларның “Матур гаилә - ил күрке” дигән яңа тамашасы быелгы Гаилә елына багышланды.
Бүген исә Уфага Стәрлетамак филармониясе сәнгать осталары килде. Алар да Гаилә елына басым ясап әзерләгән яңа концертын.
Алдагы көндә Уфа сәхнәсендә Нефтекама шәһәре филармониясе йолдызлары чыгыш ясаячак. Алар да күңелле концерт белән килә. Театрлаштырылган тамаша Башкортстан, Татарстан, Марий Эль республикалары, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләре буйлап зур сәфәр өчен дип махсус әзерләнгән. Нефтекама филармониясе артистлары кайда була – шуңа ярашлы программа тәкъдим итәчәк. Тамашада филармониянең “Кардәшләр”, “Кайтаваз”, “У сем” исемле татар, башкорт һәм мари төркемнәре, “Түңгәвер” бию ансамбле һәм эстрада җырчылары үзләренең иң яхшы җыр-биюләрен тәкъдим итә.
Уфадагы бәйрәмне Учалы филармониясе коллективы да ямьли. Аларның “Ирәмәлнең нурлы үрләре” исемле тамашасы Гаилә елына һәм мәгърур Ирәмәл тавына багышлана.
Сәнгать фестиваленең бәйге өлеше дә бар. Программалар “Иң яхшы сценарий”, “Иң яхшы режиссура”, “Иң яхшы музыкаль номер” һәм “Иң яхшы бию” номинацияләрендә бәяләнәчәк.