Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда Гөлсабира Хәкимова истәлегенә музыкаль кичә була
Чаллының мәдәни тормышында зур роль башкарган, картиналар галереясен оештырган Гөлсабира Хәкимова 97 яшендә вафат булды.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда танылган мәдәният эшлеклесе Гөлсабира Хәкимовага багышлап, Игорь Лерманның камера оркестры «Аның тормыш җыры» дигән кичә уздыра.
«Челнинские известия» сайты язганча, Гөлсабира Хәкимова 97 яшендә, 10 сентябрьдә вафат булган иде. Аны үзенең васыяте буенча Студенческая урамындагы иске зиратта җирләделәр.
Гөлсабира Хәкимова 1973 елдан бирле Чаллының мәдәни тормышында зур роль башкара, картиналар галереясен оештыра. Аның ярдәме белән автокалага композиторлар Сара Садыйкова, Әнвәр Бакиров, Рөстәм Яхин, сынчы Илдар Ханов һәм башка танылган шәхесләр килгән.
Орган залында «Аның тормыш җыры» дип исемләнгән кичәдә дөньякүләм классиканың иң яхшы әсәрләре яңгыраячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз