Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Сеңелкәш» фильмы «Алтын Витязь» Халыкара кинофорумында ике бүләк алды
Быел Севастопольдә узган форум Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Мостай Кәрим повесте буенча режиссер Александр Галибин төшергән «Сеңелкәш» хәрби драмасы кабаттан фестиваль призеры булды. Фильм «Алтын Витязь» XXIX Халыкара кинофестивалендә «Уен киносы» номинациясендә иң яхшысы дип табылды. Баш рольне (Ямил) башкарган Арслан Крымчурин «Иң яхшы балалар роле» номинациясендә җиңде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
«Мин сәхнәгә үзем чыгып статуэтканы һәм дипломны алдым. Төшерү мәйданчыгындагыга караганда, ныграк дулкынландым. Бу танылу минем өчен бик кыйммәтле. Ышанган, ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Әлбәттә, кинофорумны оештыручыларга һәм жюри әгъзаларына аеруча рәхмәт», — диде Арслан Крымчурин.
Быел Севастопольдә узган форум Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Барлыгы 20 ил катнашты, Россия, Япония һәм Сербия режиссерлары фаворит булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз